Җинаять һәм җәза
14 Май 2025, 06:23

Гинекологны пациент үлемендә гаеплиләр

Чирле хатын төнлә дәваханәгә килә...

Гинекологны авыру  хатын үлемендә гаеплиләрГинекологны авыру  хатын үлемендә гаеплиләр
Гинекологны авыру хатын үлемендә гаеплиләр

Үзенең һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен саксызлык аркасында үлемгә китерү эше буенча 53 яшьлек акушер-гинекологны хөкем итәчәкләр. 

БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2023 елның мартында төнлә район хастаханәсенең кабул итү бүлегенә эче авырткан хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Авыру хатын акушер-гинеколог медицина ярдәмен тиешенчә күрсәтмәве аркасында шул ук көнне күп кан югалтудан вафат булган  – корсак куышлыгында көчле кан китү башланган.

Табиб  гаебен танымаган. Гаепләү бәяләмәсе күчермәсен тапшырганнан соң, җинаять эше асылы буенча карау өчен судка җибәреләчәк. 

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас