Җинаять һәм җәза
14 Май 2025, 03:04

11 яшьлек баланы аздырган укытучыны 9 ел колония көтә

Мондый хәлләр элек Америкада гына була иде, ә хәзер...

11 яшьлек баланы аздырган укытучыны 9 ел колония көтә11 яшьлек баланы аздырган укытучыны 9 ел колония көтә
11 яшьлек баланы аздырган укытучыны 9 ел колония көтә

Ленинград өлкәсендә яшәүче укытучыны 9 елга гомум режимлы колониягә утыртканнар. Аны 11 яшьлек 4 сыйныф укучысы белән җенси мөнәсәбәтләрдә гаепләгәннәр.

Былтыр февральдә Токсово  поселогында коточкыч җәнҗал купкан. Ана кеше улының телефонында 25 яшьлек укытучы белән диалогларга тап булган, мессенджердагы язышуда интим фотосурәтләр дә булган. Соңрак малай укытучы аны  берничә ай дәвамында дәрестән соң калдыруын, кием аша гаурәт җирләреннән сыйпавын, иреннәреннән үбүен, күкрәгенә кагылырга ирек бирүен һәм башкаларны сөйләп биргән. Ана кеше полициягә мөрәҗәгать иткән. Азгын укытучыны тоткарлаганнар. Сорау алганда ул 11 яшьлек укучы үзе аңа бәйләнгән һәм игътибар билгеләре күрсәткән, дип белдергән.

Нәтиҗәдә, "14 яшькә җитмәгән затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган һәм аның буенча хөкем чыгарылган. 

Чыганак: SHOT Telеgram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас