

Бишбүләк районында яшәүче хатынга тәрбиягә алган баланың акчасын үзләштергән һәм туздырганы өчен судта җавап бирергә туры килгән. БР прокуратурасы хәбәре буенча, 2019 елның ноябрендә ул ай саен социаль пособие алучы 8 яшьлек балага опека рәсмиләштерә. 2024 елның февраль-ноябрь айларында ул опекага алган баланың банк исәбеннән 150 мең сум акча салдырып ала һәм үз кызына туй бүләге итеп кыйммәтле мобиль телефон сатып ала.
Гаепләнүче хатын үз гаебен таныган һәм кылынган зыянны тулысынча каплаган. Суд аңа 40 мең сум күләмдә штраф билгеләгән. Шулай ук дәүләт гаепләүчесе инициативасы буенча суд опека һәм попечительлек секторы эшчәнлегендә җинаять кылуга китергән хәлләрне билгеләүгә бәйле рәвештә җирле хакимият адресына билгеләмә чыгарган.
Шулай ямьсез кылану тәрбиягә алган бала күңеленә никадәр яра салганлыгын өлкәннәр аңлыймы икән?
Чыганак: bashinform.ru