

Уфада дәүләт автоинспекторлары “права”сыз скутер белән идарә иткән үсмерне тоткарлаган. Балигъ булмаган малайны башкала автоинспекторлары бүген көндез Сугышчы интернационалчылар урамындагы 5нче йорт каршында туктаткан.
Тикшерү вакытында яшь водительнең транспорт белән идарә итү хокукы булмаганлыгы ачыкланган. Вакыйга урынына аның ата-анасын чакыртканнар, юл полицейскийлары яшь водительне читләштерү һәм транспорт чарасын тоткарлау турында административ протокол төзегәннәр.
Скутер махсуслаштырылган стоянкага җибәрелгән, ә сигезенче сыйныф укучысының ата-анасына карата малайны тәрбияләү һәм аны карау буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарттыру мәсьәләсе хәл ителә.
"Үз балаларыңа “мото-уенчыклар" сатып алганда, аларга мототранспорт белән идарә итүнең мөмкин булган нәтиҗәләрен уйларга кирәк. Исегездә тотыгыз, балагызның һәм тирә-яктагы кешеләрнең иминлеге сездән тора", – дип кисәттеләр автоинспекторлар.
Чыганак: bashinform.ru