Җинаять һәм җәза
7 Май 2025, 11:57

Пермьнән Башкортстанга килеп, наркотиклар таратырга уйлаган

Әмма хокук саклау органнары бу хакта белеп калган. 

Ләйсән Каспранская.Ләйсән Каспранская.
Фото:Ләйсән Каспранская.

Пермь  краенда яшәүче хатын Башкортстан территориясендә наркотиклар сатарга тырышкан. Бу җинаяте өчен ул 7 ел гомерен гомум режимлы холык төзәтү колониясендә үткәрергә мәҗбүр булачак. Бу карарны Стәрлетамак шәһәр суды чыгарган. Хатын-кыз наркотик матдәләрне эре һәм аеруча эрекүләмдә законсыз сатарга омтылуда гаепле дип табылган.

Судта ачыклануынча,  2024 елның мартында әлеге хатын-кыз үзенең танышы белән интернет аша Стәрлетамак районында яшерен урыннар аша таратыр өчен  синтетик наркотиклар партиясе сатып алган. Хокук бозучыларның җинаятьчел эшчәнлеген полиция хезмәткәрләре туктаткан, алар яшәү урыны буенча тентү барышында тыелган матдәләрне тартып алган.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Аның танышына карата кузгатылган җинаять эше материаллары аерым производствога бүлеп чыгарылды, дип хәбәр иттеләр БР Прокуратурасында.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас