

Республика дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Фёдоровка районында “права”сы булмаган 18 яшьлек егет юл-патруль хезмәтеннән качмакчы булган. “ДПС”никлар мотоциклчыны куа киткән һәм егет чит кеше ихатасына барып кергәч кенә эзәрлекләү тәмамланган. Матаен ташлап, егет качмакчы булган, әмма тоткарланган. Аңа карата төрле юл йөрү кагыйдәләрен бозганы өчен 11 административ материал төзелгән. Ике тәгәрмәчле транспортны штраф тукталышына урнаштырганнар.
Башкортстанда “Мотоцикл” операциясе дәвам итә: ДАИ хезмәткәрләре бер тәүлек эчендә мототциклчыларның юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 21 очрагын ачыклаган.
Чыганак: bashinform.ru