

Стәрлетамак шәһәре полициясенә 21 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән дә яңарак кына аның “Лада Приора” машинасын урлауларын сөйләп биргән. Каза күрүче ир-ат пассажир кызны машинасының ачкычын алмыйча 23 май урамындагы кафе янында калдыруын сөйләгән. Кафедан чыгуга таксистның машинасыннан җилләр искән. Ул шунда ук хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән.
Дәүләт автоинспекциясенең бөтен шәхси составы машинаны эзләргә керешкән. Юл-патруль хезмәтенең аерым махсус батальоны машинаны “Питомник” бакчачылык ширкәтендә тапкан. Руль артында “права”сыз 21 яшьлек кыз булган. “Трубкага өрдерү” процедурасы яшь кыз сулаган һавада 0,936 мг/л алкоголь булуын күрсәткән.
Аны исерек хәлдә һәм “права”сы булмаган килеш машина белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тарттырганнар. Моның өчен суд яшь кызны 10 тәүлеккә кулга алган. Автомобильне махсус тукталышка урнаштырганнар. Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр республиканың дәүләт автоинспекциясендә.
Чыганак: bashinform.ru