

Уфада вандал “акыллы” тукталышның пыяласын ваткан. Аның “батырлыгы”н күзәтү камерасы теркәгән. Видеоязмада исерек дебоширның үзен агрессив тотуы һәм уйланылмаган гамәлләрдән икенче ир-атның аны туктатырга тырышуы күренә. Әмма исерек егет көчлерәк булып чыга, кайсыдыр бер мизгелдә ул аны туктатырга тырышкан ир-аттан ычкына һәм терсәге белән бар көченә пыяла ишеккә суга – пыяла ватыла.
“Янә “акыллы” тукталышта вандаллык акты нәтиҗәсендә пыяла вату очрагы. “Уфагортранс” хокук саклау органнарына гариза язды. Мондый очракларны игътибарсыз калдыру мөмкин түгел, чөнки алар башка гражданнарның иминлегенә һәм уңайлылыгына хәвеф тудырырга мөмкин”, – дип аңлатма бирделәр Уфа халкына транспорт хезмәте күрсәтүнең рәсми каналында.
Чыганак: bashinform.ru