

Башкортстанда кеше үлеменә китергән авария ясаганы өчен водительне сак астына утыртканнар. Республика судларының берләшетерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Бөре районара суды тикшерүченең 52 яшьлек ир-атны сак астына утырту үтенечен караган. Ир-ат исерек килеш юл йөрү кагыйдәләрен бозуда гаепләнә. Ул ясаган һәлакәт нәтиҗәсендә кеше үлгән.
Авария 3 май кичендә Бөре шәһәрендә теркәлгән. “Тойота Рав 4” машинасы руле артында исерек килеш хәрәкәт иткән ир-ат “Рено Логан” белән бәрелешкән. Кызганычка каршы, “Рено” водителе авария урынында ук җан биргән, аның ике пассажиры дәваханәгә эләккән.
Суд авариядә шикләнелүчене 4 июльгә кадәр сак астына алган. Карар әлегә үз көченә кермәгән.
Чыганак: bashinform.ru