Җинаять һәм җәза
30 апрель 2025, 09:04

Банк хезмәткәре клиентның акчасын урлаган

Кулы озын хезмәткәрне суд көтә.

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Уфада элекке банк хезмәткәре, клиент мәгълүматларын кулланып, акча урлаган өчен суд каршына басачак. Ул "хезмәт урынын үз мәнфәгатьләрендә кулланып, саклана торган компьютер мәгълүматларына законсыз керү" һәм "гражданинга зур күләмдә зыян салып, аның банк исәбеннән караклык кылу"да гаепләнә.

БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2023 елның мартында әлеге хатын-кыз, банктан мәгълүмат алу өчен махсус программага клиент мәгълүматлары белән кергән дә, шул программада бер клиентның телефон номерын үзенекенә алыштырган. Мобиль кушымтаны кулланып, ул 300 мең сумнан артык кредит һәм кеше исеменнән дебет картасы алган, һәм ул акчаны үзе теләгәнчә туздырган. Гаепләнүче үзенең гаебен таныган һәм 290 мең сумнан артыграк зыянны каплаган. 

Җинаять эше арытаба тикшерү өчен Киров район судына җибәрелгән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас