Җинаять һәм җәза
29 апрель 2025, 05:18

Үз ирке белән эш иткән һәм реле шкафына ут төрткән

Якташыбыз кылган җинаятенә үкенми. 

Краснодар краеның берләштерелгән судларыннан.Краснодар краеның берләштерелгән судларыннан.
Фото:Краснодар краеның берләштерелгән судларыннан.

Башкортстанда яшәүче ир-атка реле шкафына ут төрткәне өчен 10 ел колония срогына хөкем иткәннәр. Анатолий Я.ны Краснодар край суды  “РФнең икътисади иминлеген һәм оборона сәләтен какшату максатларында транспорт инфраструктурасы объектын зарарлауга юнәлдерелгән ут төртү” маддәсе буенча гаепле дип таныган.

Краснодар краеның берләштерелгән судларында хәбәр итүләренчә, 2024 елның 23 маенда Анатолий,  илнең икътисади хәвефсезлегенә һәм оборонасына  зыян китерү идеясе белән янып, куратор инструкциясе буенча эш итеп, металл реле шкафына ут төрткән.

Объект Кырым сигнализация, үзәкләштерү һәм блокировкалау дистанциясе — “Русия тимер юллары” акционерлык җәмгыятенә – караган.

Реле шкафы янган, матди зыян 451 907 сум тәшкил иткән.

Судта ир-ат үз ирке белән эш итүен һәм идея кешесе булганга күрә түләүгә өмет итмичә бу адымга баруын белдергән.  Ул ут төртеп, берничә сәгать узгач, Краснодар крае буенча Русия Федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсе тарафыннан тоткарланган.

Суд Анатолийга хөкем карары чыгарган: ул 10 ел һәм 6 айга каты режимлы колония срогына хөкем ителгән. Срогының  беренче 3 елын ул төрмәдә үткәрәчәк. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас