

Иглин районында яшәүче ир-атны үтергәнче кеше тукмаганы, караклык һәм машина урлаганы өчен 12 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. БР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, былтыр октябрь башында Балтика авылында үзара таныш ир-атлар табын артында кәеф-сафа корганда яклашып киткәннәр. Ирләрнең берсе икенчесенең башына, йөзенә суккан. Егылган ир ябык баш сөяге-мие җәрәхәтеннән шунда ук үлгән. Сугыш чукмары кыйналган танышының йортыннан гомум бәясе 31 мең сумлык телевизор, вытяжка, цифрлы приставканы чәлдергән. Шулай ук һәлак булган танышының машинасын да урлаган.
Ир-атны юл-патруль хезмәте инспекторлары урланган автомобиль салонында йоклап яткан килеш тапканнар.
Суд аны 40 мең сум күләмендә штраф белән каты режимлы холык төзәтү колониясендә 12 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Чыганак: bashinform.ru