

Подмосковьеның Мытищи шәһәрендә яшәүче гаилә, аш-су бүлмәсе җиһазы җыю буенча оста килеп киткәч, фатирда терекөмеш закладкалары тапкан.
Гаилә башлыгы сөйләвенчә, ул амарт аенда аш-су бүлмәсе гарнитурын җыяр өчен хезмәткәрне яллаган. Тик, сөйләшүләр барышында ул оста белән эш хакы турында килешә алмаган.
Оста киткән һәм, имеш тә, гаиләгә сәламәтлегегез белән проблемалар булачак, дип янаган. “Ә 12 көннән гаилә әлеге останың кухняда терекөмешле градусник ваткан видеосын алган”, – дип сөйләгән бу вакыйга белән таныш кеше РЕН ТВ каналына.
Фатир хуҗасы берникадәр вакыттан соң әлеге остадан фатирда тагын ике урында терекөмеш закладкасы бар дигән хәбәр алган.
Гаилә белгечләрне чакырткан, алар хәвефле матдәнең фатирда, шул исәптән торак бүлмәләрдә булуын ачыклаган. Өлкәннәрдә һәм балаларда агулану билгеләре ачыкланган. Гаилә полициягә мөрәҗәгать иткән.
Чыганак: lenta.ru