

Русиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин БР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе Владимир Архангельскийга республиканың Приют авылында кече яшьтәге баланы кыйнау турындагы мәгълүмат уңаеннан йөкләмәләр биргән һәм ул хәлне контрольгә алган.
Ведомство мәгълүматы буенча, массакүләм мәгълүмат чараларында быел апрельдә 10 һәм 12 яшьлек ике малайның 9 яшьлек малайны кыйнаулары турында хәбәр таралган. Кыйналган балага узгынчы кеше ярдәм күрсәткән. Балага медиклар ярдәме таләп ителгән, дәваханәдә аңа баш җәрәхәте, күпсанлы имгәнүләр диагонзы куелган. Шул да искәртелә: кыйнау очраклары беренчегә генә теркәлмәгән, бу фигурантлар моңа кадәр дә башка укучыларга һөҗүм иткән булган.
Төбәкнең Тикшерү идарәсе ваемсызлык турында җинаять эше кузгаткан.
Чыганак: bashinform.ru