Җинаять һәм җәза
24 апрель 2025, 19:59

Картәнисе белән талашкач, йортка ут төрткән

Егетнең нәнәсе янган өйдән чыга алмаган...

БР буенча  Тикшерү комитетыннан.БР буенча  Тикшерү комитетыннан.
Фото: БР буенча Тикшерү комитетыннан.

Стәрлетамак районында йортына ут төртеп яндырып, картәнисен үтерүдә гаепләнгән ир-атны сак астына утыртканнар. Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, 22 яшьлек ир-атка аеруча аеруча рәхимсезлек белән кылынган гомум куркыныч ысул белән үтерүдә гаепләү белдерелгән.

Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның 16 апрелендә  исерек халәттәге 22 яшьлек ир өйгә кайткач, музыка акырткан. Нәтиҗәдә ир белән 75 яшьлек картәнисе арасында тавыш чыккан. Картәнисенә  ачуы кабарган оныгы йорт эчендәге штораларга ут төрткән дә чыгып киткән. Янгын чыккан йортта аның картәнисе  үлгән.

Янгын урынын карап чыкканнан соң аның сәбәбе ут төртү икәнлеге ачыкланган. Күп тә үтми яшь ирне тоткарлап, сорау алу өчен полиция бүлегенә алып килгәннәр. Ул йортны ут  төртеп яндыруын сөйләп биргән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас