Җинаять һәм җәза
24 апрель 2025, 20:44

140 күкәй урлаган өчен 7 елга утыртканнар

Ә миллионнар урлаган түрәләргә шартлы срок бирәләр...

Санкт-Петербургта Руслан Глехштейнны Маршал Тухачевский урамындагы кибеттән 14 төргәк йомырка урлаганы өчен 7 ел һәм 7 ай каты режимлы колония срогына хөкем иткәннәр. Сәүдә ноктасына салынган зыян 1,7 мең сум тәшкил иткән.

ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Андрей Свинцов, Петербургта яшәүче ир-атка 140 тавык йомыркасын урлаган өчен катгый хөкем карары чыгару очрагына карата үз фикерен белдереп, Русиядә законнарны яңадан карарга һәм җинаять җаваплылыгы башланачак сумма планкасын арттырырга кирәк, дип билгеләде. Парламентарий үз фикерен “Страсти” порталына белдергән.

Свинцов аңлатуынча, 7 ел һәм 7 ай  каты режимлы колония срогы тоткарланган ир-атның моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тарттырылуы белән бәйле. “Һәм, әлбәттә инде,  хокук бозган рецидивистлар өчен җәзаны йомшартуны бер судья да хупламаячак. Әмма шул ук вакытта, әлбәттә, салынган зыян чынында бернинди иҗтимагый хәвеф тудырмый, дип билгеләп үтәсе килә”, – дигән депутат.

Портал әңгәмәдәше шулай ук хөкем ителүченең психик тайпылышы булырга мөмкин, шуның аркасында ул ниндидер башка азык-төлек түгел, ә  нәкъ күкәй генә урлагандыр, дигән фикер белдергән. Һәм мондый кешеләргә, депутат сүзләренчә, билгеле бер йомшаклык белән карарга кирәк.

Шулай ук депутат җинаять җаваплылыгы башланачак сумма планкасын арттыру кирәклеге турында белдергән, мәсәлән, 5 яки 10 мең сум. Азрак суммага урлаулар төзәтү эшләре яки штраф белән җәзаланырга тиеш, дип нәтиҗә ясаган парламентарий. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас