

Уфалылар массакүләм рәвештә туристик юлламалар сатам дип, күпләрне алдаган турагентка зарлана. Диңгез буенда кызынып ял итәргә теләүчеләр акчасыз һәм билетларсыз торып калган.
Каза күрүчеләр сүзләре буенча, Регина Дубай, Абхазия һәм башка җылы якларга турлар сатам дигән. Кешеләр юлламалар сатып алган, очу көннәрен хәбәр итәрләр дип көткәннәр. Әмма чынында вәгъдәләрдән башка берни юк, ди. Башта Регина мессенджерларда җавап биргән, соңыннан бөтенләй юкка чыккан.
Алданган туристлар бер-берсен тапкан – алар 16 кеше. Гомум зыян – 2 миллион сумга якын. Күпләр полициягә мөрәҗәгать иткән, кайсыберәүләр инде судларда җиңгән. Регина исә Mash Batash Телеграм-каналына бизнесы барып чыкмавын һәм кулыннан килгәнчә акчаларны кайтарырга тырышуын хәбәр иткән.
Харап хәлләр инде. Хәләл көч түгеп эшләгән акчалардан да, өмет иткән ялдан да колак кагу беркемгә җиңел түгел шул...
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.