

Мишкә районында бер хатын махсус хәрби операция катнашучысының тол хатыныннан акча урлаган өчен иректән мәхрүм ителгән. БР прокуратурасы хәбәре буенча, ул “караклык” маддәсе буенча гаепле дип табылган.
2024 елның сентябрендә әлеге хатын, танышы белән таксида китеп барган чакта аның сумкасыннан махсус хәрби операциядә ире үлүгә бәйле пособие сыйфатында алынган 40 мең сум акчасын урлый.
Гаепләнүче үз гаебен таныган, моңа кадәр ул инде хөкем ителгән булган. Суд аңа колония-поселениедә ике ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.
Менә бит комсызлык бәласе. Ике ел иректә яшәүне 40 мең сумга алыштырырсыңмы?
Чыганак: bashinform.ru