Җинаять һәм җәза
23 Апреля 2025, 11:11

Үсмерләрдән акча таптырганнар

Әмма җинаятьчеләр тотылган. 

 Уфада өч кешене балигъ булмаганнардан янап куркытып акча таләп итүдә гаепле дип таптылар. РФ Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2024 елның июль-август айларында фигурантлар, бита белән янап, өч яшүсмердән 100 мең сум таләп иткәннәр. Сәбәп итеп зыян күрүчеләрнең таксида эшләгән хөкем ителүчеләрнең берсенә аларны Кырмыскалы районына илтү үтенече белән төнге шалтыратуын кулланганнар.

Котлары очкан үсмерләр, ломбардка мобиль телефон тапшырып, 30 мең сум акча биргәннәр. Соңрак җинаятьчеләрнең берсе янап куркытуны дәвам иткән һәм тагын 13 500 сум акча алган.

Фигурантларның җинаятьчел гамәлләрен республика Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары ачыклаган.

Суд бер ир-атны гомум режимлы холык  төзәтү колониясендә 3 ел һәм 4 айга ирегеннән мәхрүм итүгә, ә аның җинаятьтәшләрен 2шәр  ел сынау сроклары белән шартлы рәвештә 3 ел һәм 2 ел 6 айга хөкем иткән. Шулай ук суд тарафыннан зыян күрүчеләргә 80 мең сум күләмендә әхлакый зыян компенсациясен түләтү турындагы дәгъвалар канәгатьләндерелгән. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас