Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков Тавров авылында өйдә мина белән уйнап һәм шул мина шартлап җәрәхәтләнгән малайның әти-әнисенә карата җинаять эше кузгатуны сораган.
Гладков фикеренчә, гаилә баланың хәвефсезлеген тәэмин итә алмаган. “Без хокукый бәя бирергә тиеш. <...> Закон тарафыннан җинаять эше каралган”, – дип билгеләгән төбәк башлыгы.
Губернатор аңлатуынча, минаны бу гаиләгә ниндидер хәрби алып килгән. Бу уңайдан чиновник җинаять эшен тикшерүгә хәрби прокуратура вәкилләре кушылуын таләп иткән.
20 апрель көнне 12 яшьлек малай “колокольчик” минасы белән уйнаган һәм ул шартлаган. Гладков сөйләвенчә, хәвефле предметны өлкәннәргә ул инде зарарсызландырылган дип ышандырып бүләк иткәннәр.
Мина шартлау нәтиҗәсендә малайның башы, кул-аяклары кыйпылчыклы җәрәхәтләр алган.
Аны Сәламәтлек саклау министрлыгының Русия балалар клиник хастаханәсенә (РДКБ) илткәннәр. Күпсанлы кыйпылчыклы җәрәхәтләрдән тыш, аңарда ябык баш сөяге-ми җәрәхәтен теркәгәннәр.
"Малай аңында, сөйләшә, аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Хәзерге вакытта тәненнән кыйпылчыкларны алу буенча ашыгыч мультидисциплинар хирургия процедурасына әзерлиләр”, — дигән балалар клиник хастаханәсенең хирургия хезмәте җитәкчесе Антон Нарбутов.
Чыганак: lenta.ru