

Мәскәүдә яшәүче ир-ат электр самокатында җилдергән малай турында махсус хезмәткә хәбәр иткән, нәтиҗәдә баланың ата-анасына 100 мең сум күләмдә штраф салганнар.
“Осторожно, Москва!” Телеграм-каналы язуынча, малайлар Whoosh шерингында (самокатлар һәм велосипедларны арендага алу сервисы) яшьләрен алдап теркәлгән һәм башкала урамнарында йөри башлаганнар. Укучыларны бер мәскәүле күргән.
Ир-ат балаларның самокатларда җилдерүен видеога төшергән һәм шерингның ярдәм хезмәтенә җибәргән. Ролик ярдәмендә самокат һәм кулланучыны тиз тапканнар һәм блоклаганнар, ә әти-әниләренә зур штраф язганнар.
Ни дисәң дә, бу самокатлар зур бәла чыганагы инде. Җәяүлеләр өчен дә хәвеф белән яный алар, самокатларны арендалаучылар үзләре дә еш кына аварияләргә очрап, имгәнеп тора...
Чыганак: lenta.ru