

Суд Иглин районында яшәүче ир-атка элек йөргән кызының интим видеоларны бастырган өчен хөкем карары чыгарган. Ир-ат сөйгәненең тәмәке тартканлыгын белгән һәм моны хыянәткә тиң кабул иткән, шуңа үч алырга уйлаган.
27 яшьлек Рафаэль 3 ел бер яшь хатын белән очрашып йөргән. Көннәрдән беркөнне егет кызда тәмәке таба һәм алар аерылыша. Сөйгән ярының тәмәке тартуын Рафаэль аерылышу өчен җитди сәбәп дип уйлый һәм үч итәргә карар кыла. Нәтиҗәдә ул элекке сөйгәненең интим фотоларын һәм аның йорт шартларында төшерелгән ялангач видеоларын интернетка урнаштыра.
Хатын аптырап тормаган, полициягә гариза язган. Рафаэль интернеттагы контентны җуйдыруын җуйдырган, гафу үтенгән, 250 мең сум акча да күчергән. Әмма соң инде, суд аны шартлы рәвештә 1,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.