Җинаять һәм җәза
21 апрель 2025, 09:45

Юл инспекторлары мопед йөрткән 10 яшьлек малайны туктаткан

Нишләп ата-аналар балаларын шулай очындыра?

Уфаның Рассветная урамында 10 яшьлек малай мопедта йөргән. Аны юл-патруль хезмәткәрләре күреп калган. Әлбәттә инде, малайның водитель таныклыгы булмаган. Башкаланың дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, вакыйга урынына малайның әти-әнисен чакыртканнар, баланы транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштергәннәр.

Балаларны тәрбияләү һәм карау буенча бурычларны тиешенчә үтәмәгән өчен материаллар РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча малайның ата-анасын административ җаваплылыкка тарттыру өчен балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә тапшырылган. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас