Җинаять һәм җәза
17 апрель 2025, 19:48

Мәктәп укучысы, машина сатып алып, “права”сыз йөргән

Бала-чагага шаккатарлык!

Уфаның ДАИсеннән.Уфаның ДАИсеннән.
Фото:Уфаның ДАИсеннән.

“Лада Калина” руле артындагы 17 яшьлек укучыны автоинспекторлар Уфаның Сельская Богородская урамында туктаткан. Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, мәктәп укучысы машинаны үзаллы сатып алган. ДАИ хезмәткәрләре  үсмер малай һәм аның әти-әнисе белән профилактик әңгәмә үткәргән, инспекторлар машина белән идарә итү хокукы бары тик 18 яшьтән генә һәм водитель таныклыгы булганда рөхсәт ителә, дип алрның исләренә төшергән.

Яшүсмергә карата административ материал төзегәннәр, ә машинаны махсус стоянкага урнаштырганнар. Аның ата-анасына карата балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен административ эш кузгату мәсьәләсе карала. Арытаба материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылачак: яшүсмерне тәрбияләүдә ата-аналарның роле турында мәсьәлә каралачак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас