

Уфада яшәүче 33 яшьлек элеккеге полиция хезмәткәре дәүләт серен фаш иткән өчен суд алдына басачак. Федераль хәвефсезлек хезмәтенең БР буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, ул дәүләт серенә катнашлыгы булмаган затларга яшерен мәгълүмат җиткергән. 2023 елда Уфада аны транспортта административ хокук бозган өчен Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа линия идарәсе патруль-пост хезмәте тоткарлаган.
Кайчандр хокук саклау органнарында эшләү аңа җәзадан качарга мөмкинлек бирер, дип санап, уфалы полицейскийларга үзенең эчке эшләр министрлыгында эшләгәнлеге турында сөйләгән. Шул ук вакытта, хезмәт барышында дәүләт серен тәшкил итә торган мәгълүматларны белүен һәм бу аны таратмау буенча дәүләт алдында йөкләмә алуын анык белеп, әңгәмә барышында яшерен мәгълүматларны сөйләп биргән.
Русия Федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсенең БР буенча тикшерүчеләре җинаять эшен тикшергән, материалларны асылы буенча карау өчен БР Югары судына җибәргәннәр. Әлеге маддәнең җәзасы 4 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күзаллый.
Чыганак: bashinform.ru