Җинаять һәм җәза
15 апрель 2025, 20:38

Элекке күршеләренә үч итеп, машиналарына ут төрткән (ВИДЕО)

Әстәгъфирулла!

Уфада яшәүче хатын Октябрь проспектының 65/2 санлы йорт ихатасында Sangyon Actyon внедорожнигына ут төрткән. Иномарканы 5 минут эчендә янгын сүндерүчеләр сүндергән, вакыйгада каза күрүче булмаган. Видеодан күренүенчә, хатын машина капотына янучан сыеклык коя да, ут төртә.

Уфалы хатын әллә кая китә алмаган, аны шунда ук тоткарлаганнар.

Ахырда ут төртүче хатынның машина хуҗасы белән конфликтта булуы ачыкланган, ягъни ул үч  саклап эш иткән.

36 яшьлек Лиля ире 2022 елда ире белән ташлашкан. Ул вакытта бишенче катта яшәүче ир белән хатын судта шаһит буларак чыгыш ясаганнар һәм аның ире ягында булганнар. Ирле-хатынлының күрсәтмәләре никахны таркатуны тизләткән. Ә Лиля моңа ачу саклаган.

Ул күченеп киткән, әмма әлеге гаиләне эзәрлекләп, артларыннан күзәткәләп йөргән. Былтыр судта шаһит буларак чыгыш ясаган хатынга пычак белән һөҗүм иткән,  аңа каршы җинаять эше кузгатылган булган. Кичә исә Проспектка килеп янгын чыгарган. Аны вакыйга урынында тоткарлап, полициягә тапшырганнар. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас