Җинаять һәм җәза
14 Апреля 2025, 09:23

Мопед сатып алыр өчен әти-әнисенең сейфын җимергән

Тик ерак китә алмаган шул инде...

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Хакасиянең Черногорск шәһәрендә  13 яшьлек укучы әти-әнисенең сейфын мопед сатып алыр өчен җимергән.

SHOT Телеграм-каналы басмасы хәбәр итүенчә, үсмер әти-әнисенең акчаларын һәм кыйммәтле бизәнгечләрен урлаган. Малайның әти-әнисе балигъ булмаганга күрә аңа мопед алырга ризалашмаган.

Үсмергә җинаять кылырга 16 яшьлек иптәше ярдәм иткән. Өлкәннәр эшкә киткәч,  үсмерләр өйгә кергән дә таш белән сейф ишеген җимереп ачып, аннан 200 мең сум акча, әнисенең алтын сәгатен алганнар.

Аннары дуслар Абакан шәһәренә киткән. Анда ике мопед сатып алып, калган акчаны иптәшләренә өләшкәннәр. Полиция хезмәткәрләре аларны тоткарлаган инде. Малайлардан калган акчаларны һәм мопедларны  тартып алганнар.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас