Уфада яшәүче ир-ат СИЗО хезмәткәренә ташланган һәм аны кыйнаган. Ленин район суды ачыклавынча, 2024 елның июлендә тикшерү изоляторында тотылган ир-ат, коридорда булганда һәм режим объектының эчке тәртибе кагыйдәләренә буйсынырга теләмичә, аты-юлы белән сүгенеп, учреждение хезмәткәрен тукмаган.
Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Аны “җәмгыятьтән изоляцияне тәэмин итүче учреждениеләр эшчәнлеген бозу” маддәсе буенча гаепле дип таныганнар һәм 9 елга катгый режимлы холык төзәтү колониясендә утыру рәвешендә җәза билгеләгәннәр, дип хәбәр иттеләр БР Прокуратурасында.
Чыганак: bashinform.ru