Җинаять һәм җәза
10 апрель 2025, 09:07

“Ул әнисен үтермәгән...”

Присяжныйлар әнисен үтерүдә гаепләнгән хатын турында шулай дигән. 

culture.ruculture.ru
culture.ru

Башкортстанның Югары суды бер хатын-кызны үтерүдә гаепсез дип таныган.

Әлеге хатын 2023 елның июлендә әнисен үтерүдә гаепләнгән. Янәсе дә, картайган һәм ярдәмгә мохтаҗ олы яшьтәге әнисен озак вакыт карау сәбәпле, хатында аңа карата шәхси күралмау хисләре туган, һәм ул аны буып үтергән дип гаепләнгән.

Әмма суд тикшерүе барышында присяжныйлар коллегиясе җинаять дәлилләнмәгән дигән нәтиҗәгә килгән. Әлеге карар нигезендә республиканың Югары суды аклау карары чыгарган. Бу хакта Башкортстан судларының берләштерелгән матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас