Җинаять һәм җәза
10 апрель 2025, 07:10

"Туганыгыз авариягә очраган..."

Шулай дип шалтыратканнары бармы сезгә?

Уфада суд өлкән яшьтәге кешеләрдән 4,3 млн сумнан артык акча урлаган мошенникка хөкем карары чыгарган. Аферистны 2 ел һәм 10 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, җәзаны ул гомум режимлы  холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Моннан тыш, хөкем ителүче зыян суммасын капларга тиеш булачак.

Судта 2024 елның апрелендә  үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган һәм биш гражданга аларның туганнары катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән. Алга таба тикшерүне туктату өчен аферист акча таләп иткән.

Ир-ат өлешчә гаебен таныган. Җинаять эше фигуранты суд залында сак астына алынган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас