Нефтекамада яшәүче хатын, бозым салдырырга уйлап, акчаларыннан колак каккан. 56 яшьлек хатын полициягә экстрасенс сеансына интернет аша заказ ясавын сөйләгән. Сәламәтлеге начараю сәбәпле ул социаль челтәрләрдә күрәзәче табарга уйлаган. Мистик гамәлләр үткәрү буенча төрле тәкъдимнәрне караштырганда ул күрсәтелгән телефон номерларының берсенә шалтыраткан.
Хатынга шунда ук җавап биргәннәр һәм бозым барлыгы турында хәбәр иткәннәр. Һәм, әлбәттә инде, бозымны салдыру буенча йола үткәрергә киңәш иткәннәр. Моны “күрәзәче” 10 мең сумнан бәяләгән. Хатын “бозым салдыру” сеансы бәясен шул ук моментта күрсәтелгән реквизитлар буенча күчергән. Әмма берничә көн узугу карамастан, “күрәзәче” ритуалны башкарырга ашыкмаган. Клиент хатын дәгъвалар белдерә башлагач, “күрәзәче” тагын акча сораган. Әмма нефтекамалы хатын чираттагы түләүне күчерүдән баш тарткан. Өстәп акча түләмим дигәч, “күрәзәче” элемтәгә чыгудан туктаган, ахырда хатынның номерын блокировкалаган.
Полиция тикшерү чаралары оештырган.
Чыганак: bashinform.ru