Мәскәүдә 16 яшьлек укучы кыз онлайн-күрәзәчегә БДИны тапшыргандагы уңышсызлыктан бозымны салдыру өчен 3,8 миллион сум акча биргән. Бу акчаларны әти-әнисе аңа фатир сатып алганда беренчел кертем өчен җыйган.
Mash мәгълүматы буенча, гаилә шушы көннәрдә фатир сатып алырга уйлаганда кулакчаларның юкка чыгуын аңлаган. Ата-ана, әлбәттә, иң элек бу хакта кызларыннан сорашкан, кыз барын да сөйләп биргән. Үсмер кызның сүзләренә караганда, декабрь аенда ул Телеграмда вузга укырга керүне фаразлаучы күрәзәчегә тап була. 500 сумга кәрт салгач, күрәзәче аңа коточкыч бозым күрүен әйтә һәм шуның аркасынңа югары белем алып булмаячак, дип өсти.
Арытаба – чираттагы түләүле ритуаллар, кул акчаларны картага күчерә һ.б. Кыз бала әти-әнисенең 1,1 миллион сумын, 10 мең долларын һәм 16 мең евросын (якынча 4 миллион сум) бозым салдырган өчен күчерә... Акчалар мошенникның картасына күчеп беткәч, “күрәзәче” үсмер кыз белән язышкан чатны җуя да ташлый... Гариза полициядә, ди.
Харап хәлләр инде бу... Яшьләр бит алдынгы хәзер, мошенниклар турында чамаларга тиеш. Ә менә еллар буе җыйган акчаларны югалткан ата-ана бик тә кызганыч...
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.