Җинаять һәм җәза
31 март 2025, 20:28

Хәйләкәр гаилә бурычлы хәсрәт-атаның эзенә төшкән

Ул 2021 елдан бирле  гаиләсеннән качып йөргән. 

Mash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.Mash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Сыктывкар шәһәрендә яшәүче гаилә алиментлар түләмәгән хәсрәт-атаны хәйләкәрлек белән пиццериягә чакырган. Анда аны суд приставлары көтеп торган.

Ата кеше балаларыннан 2021 елдан бирле качып йөргән. Рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, әледән-әле яшәү урыннарын алмаштырып торган һәм банк карталары белән бөтенләй кулланмаган.

Хәсрәт-атаның эзенә төшә алмаган приставлар, аптырап, аның элекке хатынына барганнар. Хатын шундый план тәкъдим иткән: кызы, әтисенә шалтыратып, пиццериягә чакыра һәм анда булачак кияү белән таныштырып, туйга эндәшә.

Бәлки, кызы исәбенә тамак ялгарга дип тә өметләнгән ир баласына  ышана һәм пиццериягә килә, әмма аның янына пристав килеп утыра. Суд приставы ир-атка бурычлары хакында документ тоттыра һәм аңардан аңлатма ала. 

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас