Җинаять һәм җәза
27 март 2025, 21:21

Ватанын саткан яшь егетне 12 елга утыртканнар

Яшьләр нәрсәгә алдан икән? Акчагамы?

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Дондагы Ростовның  Көньяк округ хәрби суды Волгоградта яшәүче 19 яшьлек Иван Мельничукны Украина махсус хезмәте белән хезмәттәшлек иткән өчен 12 елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу хакта Ростов өлкәсе прокуратурасында хәбәр ителә.

Егет РФ Җинаять кодексының 275.1 (“чит ил дәүләте белән конфиденциаль нигездә хезмәттәшлек итү”) һәм 205.5 (“террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу”) маддәләре буенча гаепле дип табылган. Беренче өч елын ул төрмәдә үткәрәчәк, ә калган өлешен катгый режимлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Суд егетнең 2023 елда интернет аша Русиядә тыелган “Русия иреге” легионы (легион “Свобода России”) сафларына керүен ачыклаган (РФдә террорчылык  оешмасы дип танылган). Аннары ул, Украинаның махсус хезмәтләре вәкиле белән элемтәгә кереп,  аның кушуы буенча 2023 елдан 2024 елга кадәр Волгоградта һәм Әстерхан өлкәсендә урнашкан Русия Кораллы көчләренең хәрби объектлары турында мәгълүмат җыйеп һәм тапшырган.

Мельничукның бу эшчәнлеген ФСБ хезмәткәрләре ачыклаган һәм аны тоткарлаган.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас