Белорет шәһәрендә юл-патруль хезмәте полицейскийлары үзе белән наркотик матдәләре булган ир-атны тоткарлаган. Бу хакта БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итәләр.
Бу хәл үткән атнада булган. Юл-патруль хезмәте инспекторлары 37 яшьлек ир-атны юл йөрү кагыйдәләрен бозганы өчен туктаткан – ул юл уртасыннан җәяү китеп барган. Шәхси тикшерү вакытында аңарда порошок сыман матдәле төргәк тапканнар.
Моңа кадәр закон белән проблемалары булган ир-ат төргәкне таптым дип акланган. Әмма экспертиза төргәктә 2,4 грамм наркотик матдә икәнлеген ачыклаган.
РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлеше (наркотикларны законсыз саклау) буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атка 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы наркотикларның законсыз әйләнеше турында белгән гражданнарны “ышаныч телефоны”на 8(347) 279-32-92 шалтыратырга чакыра.
Чыганак: 02.мвд.рф