Яңа Мәскәүдә мошенниклар өйрәтүе буенча өйдәге ювелир бизәнгечләрне алып чыгып киткән 9 сыйныф укучысын бер тәүлек вакыт узуга арендаланган фатирда тапканнар.
Укучы 24 мартта югалган – әнисе өйгә кайткач, ювелир бизәнгечләрнең югалуын ачыклаган: алты алтын һәм бер көмеш чылбыр, алтын тәре; муенса, беләзек һәм энҗе кашлы алкалардан торган комплект; алтын йөзек һәм сәгать юкка чыкканнар. Мобиль телефонын Ева өстәлдә калдырган. Ана кеше полициягә мөрәҗәгать иткән.
Бизәнгечләрне саткач, Ева дус кызы белән очрашкан. Аны Профсоюз урамындагы арендаланган фатирда, камералар буенча ачыклап, тапканнар. Фатирга Еваны дус кызы алып килгән. Торак өчен алар бизәнгечләрне сатып юнәткән акчаларны түләгән.
Үсмердән сорау алалар. Төп версия – үсмер кыз мошенниклар күрсәтмәләре буенча эш иткән. Шулай ук ул ювелир бизәнгечләрне фотога төшереп, билгесез адәмгә җибәргән. Зыянның төгәл күләме һәм бу вакыйгага катнашлыгы булганнар ачыклана.
Ай-һай заманалар бозылды. Бүгенге көндә мошенниклык очраклары турында өйдә генә түгел, мәктәптә дә кат-кат сөйлиләр, мисаллар китерәләр, әмма бала-чага нишләптер явыз ниятлеләрнең коткысына бирелә шул...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.