Җинаять һәм җәза
25 март 2025, 09:35

Улына шалтыратмаса, харап була иде...

Аллаһ сакласын инде...

Башкортстанда банк хезмәткәрләре, пенсионер хатынны улына шалтыратырга күндереп, мошенниклардан коткарып калган.

Хатын фатирын саткан һәм узган ел ахырында  банкта вклад ачкан. Әмма берничә көн элек кенә ул, ВТБ бүлегенә килеп, билгеләнгән вакыттан алда вкладны кайтаруны сораган. Банк хезмәткәрләре сорауларына пенсионер хатын төрлечә җавап биргән: теш дәваларга дип тә, улының ипотекасын түләргә дип тә. Банкта аңа ышанмаганнар һәм улына шалтыратуны сораганнар. Һәм ялгышмаганнар. Хатын чак кына мошенниклар тозагына эләкмәгән, ярый улы аңа тиз арада 2аңына килергә” булышкан.

Банк хезмәткәрләре клиентларының үз-үзләрен тотышларын аеруча игътибар бирә:

–Әгәр клиент күптән түгел генә зур сумманы вкладка салып, ашыгыч рәвештә акчаны вакытыннан алда алырга теләсә. Шул ук вакытта  ашыгыч рәвештә зур сумманың ни өчен  кирәклеген төгәл аңлата алмый,  гел буталган очракта.

–Әгәр клиент даими рәвештә кем беләндер телефон элемтәсендә булса, шул ук вакытта аз сөйләшеп, күбрәк әңгәмәдәшен  тыңлаган очракта.

- Әгәр  өлкән яшьтәге кеше  кинәт зур сумма акчаны салдырырга тели икән. Хезмәткәрләр клиенттан балалары яки башка якын туганнары белән элемтәгә керүен сорый ала.

Эчке эшләр министрлыгында банк хезмәткәрләрен дистанцион мошенниклыкны булдырмауда актив гражданлык ярдәме өчен бүләкләгәннәр. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас