37 яшьлек хатын-кыз үзенең нәни кызын үтерергә маташкан өчен суд каршына басачак. Уфа районы прокуратурасы хәсрәт-анага карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Прокуратура хәбәре буенча, 2024 елның октябреннән 2025 елның гыйнварына кадәр хәсрәт-ана даими рәвештә алкоголь эчкән, балаларын карамаган. Ул үзенең 3 айлык кызын тәрбияләү белән юньләп шөгыльләнмәгән, тәртипсез тормыш рәвеше алып барган, җәнҗаллар оештырган, аны бишенче кат тәрәзәсеннән ыргыту белән янаган.
Гыйнвар аенда нәни кызы белән фатирда булганда ул кулына мендәр ала һәм, бала тын ала алмаслык итеп, аның йөзен каплый. Бу вакытта баланың картәнисе кайтып керә, ул аңсыз оныгына беренче ярдәм күрсәтә.
Хәсрәт-ана гаебен танымаган. Аны сак астына алганнар. Җинаять эше асылы буенча карау өчен Уфа район судына җибәреләчәк.
Чыганак: bashinform.ru