Җинаять һәм җәза
24 март 2025, 16:56

Уфада фахешханәләр челтәре төзегәннәр

Анда 18 яшь тулмаган кызлар да булган...

БР  прокуратурасы.БР  прокуратурасы.
Фото:БР прокуратурасы.

Уфада фахешханәләр челтәре тоткан төркемгә “җинаятьчел бергәлек (җинаятьчел оешма) төзү, җитәкчелек итү һәм анда катнашу”, “фахишәлек белән шөгыльләнүне оештыру”, “фахишәлек белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, шул исәптән балигъ булмаганнарга карата, һәм аның белән шөгыльләнүне көч кулланып дәвам итәргә мәҗбүр итү” маддәләре буенча хөкем карары чыгарылган. Җинаятьчел төркемгә төбәкнең 19 яшьтән 42 яшькә кадәрге 21 кешесе кергән.

Прокуратура һәм Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, 2021 елның февраленнән алып  2022 елның апреленә кадәр бер ир-ат Уфа территориясендә Комсомол, Рихард Зорге, Ю.Гагарин урамнарында, Октябрь проспектында урнашкан биналарда фахишәлек белән шөгыльләнү өчен җинаятьчел төркем төзи. Җинаятьчел эшчәнлеккә 18 кеше җәлеп ителгән, шул исәптә ике балигъ булмаган яшьтәге кыз да. Балигъ булмаган кызлар фахишәлек белән шөгыльләнүне туктаткач,  ир-ат аларның берсенә карата көч кулланып, пычак белән янап, бу эшне дәвам итәргә буйсындырган.

Оештыручы  – 16 ел гомерен каты режимлы холык төзәтү колониясендә, калганнар  2 ел һәм 6 айдан алып  9 ел һәм 6 айга кадәр гомерләрен  гомум режимлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Гаепләнүчеләрнең һәрберсенә 1 ел һәм 6 айга иреген чикләү билгеләнгән. 13 кеше суд залында сак астына алынган, җинаять эшенең 8 фигурантына җәзаны үтәү аларның балалары 14 яшькә җиткәнче кичектерелгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас