Җинаять һәм җәза
20 март 2025, 20:45

Улын кыерсыткан малайларны утыргыч белән кыйнаган

Төрле кешенең сабыр савытлары төрлечә шул...

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Красноярскида ата кеше улын яклар өчен мәктәпкә килгән дә утыргыч белән  ике укучыны кыйнаган.

Имгәнгән малайның әнисе сүзләренчә, мәктәптә аның улы һәм сыйныфташлары  бишенче класс укучысы белән тиргәшкән – алар талашкан һәм мәктәп ишегалдында эткәләшкәннәр. Бу хәлдән соң мәктәпкә җәберсетелгән малайның әтисе  килгән дә улын кыерсытучылар белән психолог кабинетында аралашкан. Әмма ул тыелып кала алмаган.

 “[Ул] мәсьәләне шулай ачыклау яхшырак булачак диде  дә, кулына утыргыч алып, барысын да дөмбәсли башлады. Утырып чыгачакмын, миңа барыбер диде”, –  дип сөйли бу хакта бер баланың әнисе. 

Үзенең бу кылыгын ата кеше баласының буллинг аркасында паника һөҗүмнәре башланды, дип аңлаткан.

Каза күргән балаларның берсендә сыдырылган эзләр, гематомалар (кан сауган урыннар) ачыкланган. Ана кеше табибларны баласының баш мие селкенгән һәм бармаклары сынган дип ышандырырга тырышкан. Әмма бу шикләр расланмаган. Хатын-кыз полициягә гариза язган. Тикшерү оештырылган. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас