Җинаять һәм җәза
20 март 2025, 05:24

Мәктәп директоры укытучылардан ришвәт алган

Кемгәдер акча гел җитми...

Дәүләкән район суды элеккеге мәктәп директорына “ришвәт алу” һәм “вазифа биләгән вәкаләтләрдән явызларча файдалану” маддәләре буенча хөкем карары чыгарды. БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2019 елда мәктәп җитәкчесе үзенең сигез хезмәткәреннән стимуллаштыручы түләүләрдән эш урынында химаячелек һәм юл куючанлык өчен исәпләнгән акчаның бер өлешен ришвәт сыйфатында алган. Директор кулына 230 мең сумга якын акча алган.

Элекке җитәкче үзенең гаебен танымаган. Суд аңа муниципаль һәм дәүләт учреждениеләрендә оештыру-боеру һәм административ-хуҗалык функцияләрен башкару белән бәйле вазифаларны биләү хокукыннан 2 елга мәхрүм итеп, 400 мең сум күләмендә штраф билгеләгән һәм дәүләт кеременә ришвәт суммасын конфискацияләгән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас