Җинаять һәм җәза
19 март 2025, 03:46

Баласын үтереп, чемоданда чүплеккә чыгарып ыргыткан

Күрше төбәктәге бу фаҗига бөтен илне тетрәндерде. 

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Пермьдә 9 яшьлек улын үтереп, чемоданда чүплеккә чыгарып ыргыткан анага 18 ел колония биргәннәр.

35 яшьлек Ирина Шатова баласын үтерү адымына  коллекторлар аркасында барган. Фаҗигагә күпмедер вакыт кала алар хатынга басым ясап җәфалаган. Нәтиҗәдә хатын баласы ятим калмасын өчен аны үтергән, аннары үзенә кул салмакчы булган. Моның өчен ул “Жемчужина” кунакханәсенең 25нче катына менеп сикерергә җыенган. Әмма Шатова сүзләренчә, ул бу мизгелдә  аның бурычларын гомердә дә түли алмаячак әти-әнисе турында исенә төшергән. Шулай итеп, баласы мәете салынган чемоданны ул чүплеккә илтеп ташлаган. Ә үзе рәхәтләнеп яши биргән. Бу хәлне онытыр өчен булса кирәк, ул көндәлегең соңгы битләрен ертып алган.

Шатованың көндәлеген анализлау хатынның улына карата сәламәт булмаган психопатик  бәйлелеген күрсәткән: ул һәрчак аның белән булган, балалар бакчасына, мәктәпкә җибәрмәгән, яшьтәшләре белән аралашырга рөхсәт итмәгән.

Хәсрәт-ана башта  улын  буып үтергән, соңыннан, бәлки исәндер дип, берничә тапкыр пычак кадаган.

Баланың әтисе башта гаиләсе белән яшәгән. Ир белән хатын кредитларга чумган, түли алмагач, гаилә башлыгы Мексика аша АКШка качмакчы булган, әмма аны кулга алганнар. Ирина өстендә 3 млн сум бурыч калган. Хатын машиналар сату белән шөгыльләнгән, аена якынча 100 мең сум акча эшләгән. Әмма үтерү алдыннан ул булган  акчаларын кыйммәтле кәгазьләргә салган һәм барын да югалткан.  

Суд процессы вакытында ул кылганнарына үкенүен белдергән. Суд аны 18 ел колониягә хөкем итте.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас