Екатеринбургта җыештыручы аңа әйтелгән бер сүз өчен мәктәп укучысын изүләреннән тотып җилтерәткән. Бу хәлнең видеосы Ural Mash Телеграм-каналында бастырылган. Кадрларда хатынның укучыны изүләреннән эләктереп идәнгә егып салуы күренә. Моны күргән башка укучылар көлә, телефонга төшерә.
Ural Mash хәбәре буенча, малай, имеш тә, җыештыручыга “заводная девчуля” дип эндәшкән, ә җыештыручы аны шул рәвешле акылга утыртырткан.
Шәһәр мэриясендә Ural Mash-ка аңлатуларынча, мәктәп хезмәткәренә балага көч куллану өчен шелтә белдергәннәр. Шул ук вакытта канал алтынчы сыйныф укучысы әнисенең хатын-кызга карата дәгъвалары юк, дип раслый. Мәктәпнең үзендә комментарий бирүдән баш тартканнар.
Чыганак: lenta.ru