Җинаять һәм җәза
17 март 2025, 04:36

Бәби тапкач, табиб аркасында аяксыз калган

Әмма анестезиолог гаебен танырга ашыкмаган. 

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Ростов өлкәсендә яшь ана бала тапканда умыртка сөягенә дөрес кадалмаган эпидураль анестезия өчен судлашып, 1,5 млн сум әхлакый зыян алу карарына ирешкән. Яшь хатын менә инде 5 ел дәвамында яңадан йөрергә өйрәнә.

30 яшьлек Елена сөйләвенчә, 2020 елда ул Батайск хастаханәсенә тулгак тота башлагач мөрәҗәгать иткән. Бәби табу 15 сәгать дәвам иткән, процессны җиңеләйтү өчен булачак әнинең аркасына укол кадаганнар. Сау-сәламәт малай туган. Ләкин икенче көнне Еленаның башы авырта, аркасы авырта һәм гәүдәсенең аскы өлешендә хәлсезлек башлана. Газаплар айлар буе туктамый. Ә ай ярымнан соң яшь хатынның тәненең бөтен аскы өлеше хәрәкәтсез кала - медиклар Еленага мускулларның сүлпән параличы диагнозын куя. Яшь ана сүзләренчә, ул бәби тудыру йорты табибына мөрәҗәгать иткән, барлык документларны да теркәгән, ләкин анестезиолог үз өстенә җаваплылыкны алудан баш тарткан.

Дөреслек эзләгән яшь әни юрист яллый. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәсендә медицина ярдәме күрсәтүдә хокук бозулар ачыкланган. Ягъни эпидураль анестезия дөрес эшләнмәгән, чөнки ул ялкынсыну процесслары үсешенә һәм арка миенең зарарлануына китергән үзгәрешләргә этәргән.

Биш елдан соң булса да юрист Николай Чернышук табиб хатасын исбатлый алган, суд карары буенча Елена 1,5 млн сум компенсация алачак. Биш ел дәвамында Елена патология, көзән җыерулар һәм аякларында хәлсезлек тойгысы белән яши. Ул йөрергә өйрәнүен дәвам итә, аңа кирәкле күнегүләр комплексы үткәрәләр. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас