Җинаять һәм җәза
13 март 2025, 06:39

Өч кеше үлемендә гаепле водительне утыртмаячаклар

Ә мәрхүмнәрнең туганнары гаепле кеше җәзасын алырга тиеш, дигән фикердә. 

Соня Булдакова.Соня Булдакова.
Фото:Соня Булдакова.

Кеше үлеменә  китергән юл-транспорт һәлакәтеннән соң авариядә гаепле ир-атны  мәҗбүри дәвалануга җибәргәннәр.

Благовещен район суды Нуриман районында яшәүче 38 яшьлек ир-атка карата медицина характерындагы мәҗбүри чаралар куллану турындагы җинаять эше материалларын карады. Аның гаебе белән авариядә өч кеше һәлак булган.

 Ир-ат,  автомобильне рөхсәтсез алып, Благовещенск – Павловка  юлы  буйлап киткән. Благовещен районы территориясендә ул каршы як полосага чыга һәм җиңел машинага бәрелә. Һәлакәттә автомобильнең бер пассажиры алынган тән җәрәхәтләреннән  шунда ук үлгән, тагын икесенең гомере  хастаханәдә өзелгән.

Суд-психиатрия экспертлары комиссиясе ачыклавынча, авария вакытында һәм аннан соң ир-атта хроник психик тайпылыш күзәтелә, ул аны үз гамәлләренә хисап бирү һәм алар белән җитәкчелек итү мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Шуңа күрә суд, мәҗбүри медицина чарасын кулланып,  ир-атны җинаять җаваплылыгыннан азат итәргә карар чыгарган.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас