Уфада яшь хатынның мезотерапия прцедурасыннан соң каны зарарланган һәм аның чәче коела башлаган.
29 яшьлек Анна сөйләвенчә, ул баш тиресен яшәртер һәм чәче коелмасын өчен тамырларын ныгыту максатыннан бу процедураны ясатырга уйлаган. Сеанс вакытында төрле витаминнар һәм гиалурон кислотоасы белән инъекцияләр ясыйлар. Мезотерапияне Анна “Тоник” клиникасында ясаткан.
Яшь хатын сүзләренчә, процедурадан чыгу белән ул үзен начар хис иткән. Аның температурасы күтәрелгән, башы авырта башлаган һәм баш тиресе әйтерсең лә янгандай хис барлыкка килгән. Ул ашыгы ярдәм чакырткан. Авыртуны баса торган уколлар һәм температураны төшерергә тырышулар ярдәм итми. Аннаны дәваханәгә салганнар. Дәваханәдә яшь хатын 8 көн яткан. Аңа сепсис (кан зарарлану) диагнозы куйганнар. Бүгенге көндә аның күпләп чәче коела. Ул Тикшерү комитетына гариза язган. Анна сөйләвенчә, клиникада хәтта гафу үтенмәгәннәр, ә инде компенсация турында сөйлисе дә түгел.
Соңрак “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итте.
Тикшерүчеләр сыйфатсыз косметологик хезмәтләр күрсәтү факты буенча җинаять эше кузгаткан.
Бу хәлнең барлык шартларын, сәламәтлеккә китерелгән зыянның авырлыгын һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең хәвефсезлек таләпләренә туры килүен билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре һәм эксперт тикшеренүләре үткәрелә.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы/ bashinform.ru