+21 °С
Облачно
42 яшьлек уфалы судта тәртип бозган өчен 1 мең сумга штрафка тарттырылган. Бу карарны Уфаның Киров районы буенча 10нчы суд участогының мировой судьясы чыгарган. Бу хакта Башкортстан судларының берләшкән матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир-атның исерек килеш Киров район суды бинасында булуы ачыкланган. Ул приставның берничә тапкыр кисәтүләрен инкарь иткән һәм бинадан чыгып китү таләпләренә җавап бирмәгән, шуңа күрә административ хокук бозу өчен җаваплылыкка тарттырылган.
Чыганак: bashinform.ru