Санкт-Петербург шәһәренең күп катлы йортында бер яшьлек кыз баланы тапканнар.
Эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсендә сөйләүләренчә, кызчык белән колясканы алтынчы катта 3 мартта күргәннәр. Нәни белән бергә әнисе булмаган. Вакыйга урынына килгән полицейскийлар ашыгыч ярдәм чакырткан, медиклар баланы алып киткән.
Кыз баланың 20 яшьлек әнисен Урта проспектта урнашкан җәмәгать туклануы ноктасында тапканнар. Ул полицейскийларга башкача баласын тәрбияләргә җыенмавын, шуңа 16 яшьлек танышларына колясканы берәр кая илтеп калдырырга кушуын сөйләгән.
Моңа кадәр хатынны ата-ана бурычларын үтәмәгән өчен җаваплылыкка тарттырган булганнар инде. Куркыныч астында калдыру маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Нигә генә шундый хәсрәт-аналар бала таба икән? Аны карарга җыенмагач? Бу ташландык баланың ни гаебе бар? Нишләп ул бер яшендә үк шундый бәлагә дучар булган? Сораулар күп, җаваплар гына юк...
Чыганак: lenta.ru