Белгород өлкәсендә такси йөртүче күзе күрми торган пассажирны алдап, картасыннан ярты миллион сум акча күчергән. Бу хакта Baza Telegram-каналы яза.
Күзе начар күрү сәбәпле инвалидлыкка ия ир-ат җирле такси хезмәтенә шалтырата һәм машина җибәрүләрен сорый. Тиешле адреска барып җиткәч, ул 43 яшьлек водительдән карта аша түләү белән ярдәм итүен сорый. Такси водителе, банк кушымтасына кереп, анда зур суммада акча күрә. 200 сум урынына ул үзенә 200 мең сум акча күчерә.
Бу хәлдән соң такси йөртүче иргә көнкүрештәге эшләрдә ярдәмен тәкъдим итә, сукыр ир ризалаша, алар телефон номерларын алмашалар. Шул ук көнне күзләре күрмәс ир яңа танышыннан азык-төлек сатып алып китереп бирүен үтенә. Таксист исә бу “хезмәтен” тагын 286 мең сумнан бәяли.
Соңрак инвалид ирнең танышы аның телефонында сәер акча күчерүләргә тап була. Акчаларын югалткан ир полициягә мөрәҗәгать иткән. Таксистны тоткарлаганнар. Аңа каршы җинаять эше кузгатылган, ул пассажирга 80 мең сум акчасын кайтарган.
Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең беркатлы булуыннан файдаланып, намуссыз рәвештә алдаулары бигрәк кызганыч...
Чыганак: lenta.ru