Әлшәй районының Раевка авылында Эчке эшләр министрлыгының юридик институтында белем алучы 21 яшьлек курсант фаҗигале рәвештә һәлак булган. Ул “десятка” машинасында авариягә эләккән.
Башкортстанның дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, яллардан соң студент кич белән Уфага укуга юлланган. Авылны чыккан урында аның “ВАЗ-2110” машинасына “Ford Mondeo” белән идарә итүче 26 яшьлек водитель барып менгән. Юл һәлакәте оештырган водитель авария урыныннан качкан. Кызганычка каршы, ВАЗ водителе һәлак булган (кайсыбер мәгълүмат чаралары аны шунда ук үлгән, ди, кайсыберләре икенче көнне дәваханәдә үлгән, дип яза. – Авт.).
Эзләү барышында авариядә гаепле ир-атны тоткарлаганнар. Ул Раевкада яши, моңа кадәр водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Авария вакытында ул исерек булган.
Җинаять эше кузгатылган. Авария ясаган ирне тоткарлаганнар.
Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы.